Яңа елга яңа бәйге: Кыш бабайга хат язам!

Кыш бабайга хат язам! Исламия Галиуллина

Кыш бабайга хат язам!  Исламия Галиуллина
5 голосов

Бик тә телим мин, Кыш бабай,

Сынауларга түзәргә.

Сау-сәламәт булу өчен

Бассейнда йөзәргә.

 

Син, Кыш бабай, бүләкләрнең

Әзерлә саллырагын.

Син килүгә үрнәк булам,

Юк дәрес калдырганым.

 

Үз тылсымың белән, бабай,

Балаларны син якла!

Әти-әни, туганнарны

Берук вирустан сакла!

Нет комментариев