Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа елга яңа бәйге: Кыш бабайга хат язам!

Кыш бабайга хат язам. Данил Галиуллин

13 декабря 2021, 21:21

Кыш бабайга хат язам!

Кыш бабабыз, сиңа хат язамын,

Төрле хәбәр йөри авылда:

Килә, килми дигән сүзләр дә бар,

Мин ышанам: ковид кына түгел,

Туктаталмас сине давыл да.

 

Син Кыш бабай, безгә килгән чакта,

Күп маскалар тутыр капчыкка.

Сәгать саен киеп чисталарын,

Иркенләп бер бәйрәм итик әле,

Зал-бүлмәләр тулсын шатлыкка.

 

Син Кыш бабай, миңа юмарт булып,

Бер компьютер бүләк ит әле!

Бәйге- ярышларда катнашырга

Үз-үземне ныклап сынар өчен,

Тырышлык та кирәк бит әле.

Нет комментариев