Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа елга яңа бәйге: Кыш бабайга хат язам!

Кыш бабайга хат язам! Газетдинова Зэлия

14 декабря 2021, 19:01

Кыш бабай, туган көнемдә

Шундый сорау бирделәр:

-Кыш бабайга син хат язсаң,

Ни телисең?- диделәр.

 

Син, Кыш бабай! -тылсымчы бит,

Әйтим әле теләгем.

Әллә каян беләсең син,

Кемгә нәрсә кирәген.

 

Бездә урман-кырлар матур,

Кыш бабай, шуны бел син!

Бүләккә тауда шуарга

Чаңгылар алып кил син!

 

Интернетта фотоларда

Син гел ятып торасың.

Бергәләп чаңгыда шусак,

Сау-сәламәт буласың.

 

Тырыш, бабай, икәү, бәлки,

Чын-чынлап ярышырбыз.

Калышсак та, Логиновтан

Бик әзгэ калышырбыз!

Нет комментариев