Кыш Бабайга хат язам! Нургалиев Румил Рузил улы
22 декабря 2021, 12:03
Үзем кечкенә булсам да,
Кыш Бабайга хат язам.
Күңелләре гел көр булсын,
Булсын диеп шау-таза.
Кирәкми миңа әллә ни -
Барыбыз исән булыйк!
Бары шатлык-куанычтан
Елмаеп, көлеп торыйк!
Бераз гына уенчыклар,
Тәмлүшкәләр дә ярый .
Килерсең дип өмет итәм !
Күңел яхшыга юрый!
Нет комментариев