Актаныш

Актаныш районы

16+
Ә безнең ишек алдында...

«Яран» торак-милекчелек ширкате җитәкчесе Илшат Хуҗахмәтов: Мөрәҗәгать керүгә, сорауларны хәл итәбез

24 март көнне «Яран» торак-милекчелек ширкате 2024 нче елга йомгак ясады, милекчеләр алдында хисап тотты. Ширкат җитәкчесе Илшат Хуҗахмәтов белән әлеге уңайдан без дә эшчәнлекләре турында сораштырдык.

Илшат әфәнде, «Яран» торак — милекчелек ширкатенең эшчәнлеген кыскача аңлатып китегез әле, сезнең хезмәт нидән гыйбарәт?

«Яран» торак — милекчеләр ширкате устав нигезендә эшли, халыктан кергән мөрәҗәгатләр һәм гомуми кулланышта булган су, канализация, җылылык челтәре, ишек алларын җыештыру буенча эш алып бара.

Ширкать күпме кешегә хезмәт күрсәтә?

«Яран» торак — милекчеләр ширкатенең хезмәтеннән 3050 кеше файдалана, барлыгы 105 мең кв. м. мәйданга хезмәт күрсәтәбез. Бүгенге көндә ширкаттә 14 кеше хезмәт куя.

Узган 2024 елда нинди күләмле эшләр башкарылды?

План нигезендә Ленин урамындагы 90 йорт "Ремстройдом"җәмгыяте оешмасы тарафыннан капиталь төзекләндерелде.

Тынычлык урамының 7-нче, Ленин проспектындагы 13а,15,79Б, 126 йортларында агымдагы подъезд ремонтлары эшләнде.

Ленин проспекты 37 йортның подъезга керү өлеше төзекләндерелде.

Тынычлык урамындагы 21,23,81 йортларда подвалга төшү өлеше төзекләндерелде.

Ленин проспектындагы 77,78,79, 81 йортларында подвалга керү өлешенә тимер ишекләр ясатылып куелды, 16А,81,30,106,106А,126А, Юбилей урамындагы 110, Бакча урамындагы 3 нче йортларының түбәләренә төзекләндерелде.

Ленин проспектындагы 126А йортына икенче кат ишекләр куелды.

Тынычлык урамының 10, 125 йортларына кер элгече, палас җилләткечләр ясалды.

Әйе, ел дәвамында халык ихтыяҗларын канәгатьләндереп бик күп эшләр эшләнгән. Вентиляция, канализация челтәрләре буенча да күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр шактый керә ахры?

Әйе, һәрвакыт күпфатирлы йорт башлыклары белән элемтәдә торабыз, сорауларны вакытында хәл итәргә тыршабыз. Йорт эчендәге һаваның чиста булуы кешеләрнең сәламәтлеге белән нык бәйле. Ленин проспектындагы 30, Җинүнең 30 еллыгы урамындагы 124 йорт, Механизаторлар урамындагы 11, Юбилей урамындагы 109 нчы йортларында вент-шахта төзекләндерелде.

Механизаторлар урамындагы 7 йортның җылылык челтәренә насос куелды.

Җинүнең 30 еллыгы урамындагы 122 нче йортның каналицазия челтәренә насос куелды.

Ленин проспектының 106А йортындагы канализация челтәре алыштырылды.

Ленин проспектындагы 15, 16а, 79 6, 106, 126, 61а, Тынычлык урамындагы 105нче йортларга почта тартмаларын яңарттык.

 

Йортларның гына түгел, йорт ишегалларын да кышын да, җәен дә даими  тәртиптә тотарга кирәк. 

Әйе, ишек алларына җыелган карны махсус техникалар ярдәмендә чистартып торабыз. Кыш-яз айларында йорт түбәләренә җыелган кар, боз сөңгеләрен төшерү өчен махсус техника сатып алган идек. Аннан да бик яхшы файдаланабыз.

Җәен дә ишек алларындагы корыган, халыкка куркыныч янаган агачларны кисәбез, киселгән ботакларын түгеп, әйләнә тирәсен чистартабыз.

Сезгә, проблема туса, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратабыз, сантехникларга без бик рәхмәтле, дип әйтә күпләр.

Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, алынган заявкалар нигезендә эш оештырабыз. Күпчелек мөрәҗәгатьләр канализация системасында тыгылулар буенча. Заявка алу белән элемтәгә чыгып, эшне оештырабыз. Ел әйләнәсендә су һәм канализация челтәрләренә сантехниклар хезмәт күрсәтә. Ел әйләнәсендә су һәм канализация челтәрләренә сантехниклар хезмәт күрсәтә. Хисап киңәшмәсен

Йортларда электр, газ челтәрләренә үз вакытында ревизия ясалып, халыктан кергән сорауларны хезмәт күрсәтүче оешмага хәбәр итеп торабыз. Айның 25 числосында электр, су күрсәткечләре алынып бердәм исәп-хисап үзәгенә — ЕРЦ оешмасына бирелеп барыла.

Әлеге хезмәтләр нинди финанс чаралары исәбенә башкарыла?

Күрсәтелгән хезмәтләр халыктан кергән акчалар хисабына эшләнә. Эшләнгән эшләргә, алынган транспорт чараларына үз вакытында акча күчерелеп барыла.

Халык белән турыдан-туры элемтә корып хезмәтне оештыргач, нәтиҗәсе дә яхшы.

Әйе, кергән мөрәҗәгатләргә вакытында реакция сыйбыз. Алда да эшне халык өчен уңайлы һәм тиз арада оештыру, башкару юлларын карыйбыз.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үзләре дә бик актив, иртә яздан йорт алларына түтәлләр ясап, чәчәкләр утырталар, җәй буе аларны карап үстерәләр.

Актанышыбызны ямьләүдә тырыш хезмәт куйган апаларга, абыйларга зур рәхмәт. Аларны без ширкать җыенында,  хөрмәтләп рәхмәтебезне әйттек.

Менә шулай бергәләп, үзебез яшәгән җирне, йортларыбызны, ишек алларын бергәләп тәртиптә тотсак, барыбызга да бик күңелле. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев