Югары Яхшый авыл җирлегендә Әфган сугышы ветераны Илдар Исламов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Әлеге чарада илебезне яклап төрле чорларда хәрби хезмәт һәм сугышчан юл узган ветераннар катнашты. Хәтта районыбызда исән-сау булган ике Бөек Ватан сугышы ветеранының берсе- Югары Яхшыйда гомер итүче 101 яшьлек Тәфкил Вәлиев тә тантанага килгән иде, изге Коръән аятьләре укып мәрхүмнәр рухын хөрмәтләде.
Бүген Югары Яхшый авыл җирлегендә зур чара узды. Актаныш районының Югары Яхшый авылында Әфган сугышы ветераны Илдар Мирзанур улы Исламов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Әлеге чара ветеранның якты истәлеген мәңгеләштерү, яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм илебез тарихында эз калдырган райондашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан оештырылды.
Тантаналы чара изге Коръән аятьләре белән башланды. Бөек Ватан сугышы ветераны, Югары Яхшыйда гомер итүче 101 яшьлек Тәфкил Вәлиев мәрхүмнәр рухын хөрмәтләп изге догаларын багышлады, үзенең теләкләрен әйтте.
Илдар Исламов 1987–1989 елларда Әфганстанда хәрби хезмәт үтә. Ул армия сафларына алыну белән Термез шәһәрендә өйрәнүләр уза. 1989 елның февралендә гаскәрләрне чыгару вакытында туган якларына шул елның май аенда гына әйләнеп кайта.
Тормыш иптәше Ләйсән Исламова сөйләвенчә, Илдар сугыш елларын бик сирәк искә алган. Күргәннәрен, кичергәннәрен күп сөйләмәгән. Шулай да вертолёт бәреп төшерелүе, яшьтәшләренең һәлак булуы, сугыштан соңгы авыр хәлдәге солдатлар турында сөйләгәннәре якыннарының хәтерендә сакланган.
– Ул вакытта бик яшь иде бит әле. Кайткан чагында шулкадәр ябык иде. Сугыш турында күп сөйләмәде, әмма кайбер вакыйгаларны хәтерлим. Аның күңеле бик чиста, үзе дә гаҗәеп киң күңелле кеше иде, – дип искә алды Ләйсән ханым.
Илдар белән Ләйсән 1998 елда гаилә кора. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Илгиз Казан энергетика университетын тәмамлап, хәзерге вакытта үз белгечлеге буенча эшли. Кызлары Гөлназ да Казан федераль университетында белем ала.
Тормыш иптәше иренең истәлегенә мемориаль такта куюда катнашкан һәркемгә рәхмәтен җиткерде. Аеруча Әфган сугышы ветераннары иҗтимагый оешмасына, аның җитәкчелегенә һәм Илдарның якын дусты, сыйныфташы, авылның хөрмәтле кешесе Илгиз Нуртдин улы Фәхриевкә рәхмәтле булуын белдерде. Ул әлеге эшне үз өстенә алып, истәлек тактасын урнаштыруны оештырган.
Район башлыгы буыннар бәйләнешенә басым ясады
Чарага Актаныш муниципаль районы башлыгы, Әфган сугышы ветераны Ленар Зарипов та килде. Ул әлеге очрашуның буыннар бәйләнешен ныгытуда, илебез тарихына һәм хәрби батырлыкларга хөрмәт тәрбияләүдә әһәмиятен билгеләп үтте.
Район башлыгы сугышларның еллар узган саен тарихта ерагая баруына карамастан, аларның фаҗигасен, кеше язмышларында калдырган тирән эзләрен онытырга ярамавын ассызыклады. Бүгенге тыныч тормышның кадерен белү, төрле елларда Ватан алдындагы бурычын үтәгән райондашларыбызны хөрмәт белән искә алу – һәр буынның изге бурычы. Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүнең мөһимлегенә тукталды. Ил-көннәребезгә тынычлык, хәрби хезмәттәге егетләребезгә исән-имин туган якларына әйләнеп кайту насыйп булуын теләде.
Районда батырлар истәлеген мәңгеләштерү эше дәвам итә
Әфган сугышы ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Илсур Гатин чыгышында районда хәрби хезмәттә һәлак булган һәм сугышларда катнашкан якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү буенча алып барылган эшчәнлеккә тукталды.
2017 елдан башлап районда ветераннар истәлегенә мемориаль такталар урнаштыру эше алып барыла. Бу – бер көнлек чара гына түгел, ә еллар дәвамында эзләнү, мәгълүмат туплау, туганнары, балалары, авылдашлары белән очрашуны таләп иткән зур хезмәт.
Илсур Тимершәех улы билгеләп үткәнчә, Илдар Исламов истәлегенә ачылган такта райондагы 46нчысы булып тора. Әлеге эшнең төп максаты – төрле елларда хәрби бурычын үтәгән райондашларыбызның тормыш юлын өйрәнү, аларның исемнәрен киләчәк буыннар хәтерендә саклау. Ветераннар бу юнәлештәге эшне алга таба да дәвам итәргә, райондашларыбызның батырлык тарихын барларга һәм аларның якыннары белән очрашулар оештырырга ниятлиләр.
Илдар Исламовның туып- үскән йорты каршында бик күпләр чыгыш ясап, Илдарга һәм аның кебек батыр сугышчыларга хөрмәтен белдерде. Әфганчылар оешмасы лидеры Илшат Әхмәтов, Чечня сугышы ветераннары җитәкчесе Вазыйх Харисов, махсус хәрби операция ветераннары оешмасы җитәкчесе Илсур Зәкиев, Әфган сугышы ветераны Резеда Нуретдинова, Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Илнур Әхәтов, Югары Яхшый авыл мәктәбе укытучылары һәм укучылары, башка авылдашлар патриотик рухтагы фикерләре белән уртаклаштылар.
Илгиз Фәхриев: «Илдарны онытмыйбыз»
Илдар Исламовның сыйныфташы, якын дусты һәм хәтер тактасын куюда башлап йөрүче Илгиз Фәхриев ветеран истәлегенә багышланган чарада ихлас сүзләр әйтте. Ул мәрхүм дусты турында истәлекләре белән уртаклашты.
Илгиз Фәхриев сөйләвенчә, Илдар аларның туенда шаһит булган. Алар икесе дә бергә укыган, бер класта белем алган, ун ел буе бер дә аерылышмаган. Сигезенче класска кадәр Югары Яхшый мәктәбендә, ә тугызынчы һәм унынчы класларны Байсар мәктәбендә укыганнар. Аларның класс җитәкчесе Илдарның әнисе Гайниямал апа булган. Ул балаларның берсен дә аермаган, өстен күрмәгән.
Аның сүзләренчә, Илдар оста балыкчы булган. Башкалар Яхшый буасында этләкә балык тотканда, ул мәрхүм Әлфис белән сигез километр ераклыктагы елгага барып, алабуга һәм Кызыл канат дигән балыклар тоткан. Илдар оста сакчы булуы белән дә аерылып торган, футбол, хоккей уеннарын яхшы уйнаган — ул үзенең уены белән сокландырган.
Якын дусты искә алганча, Илдар ил алдындагы бурычын үтәргә киткәннән соң, әнисе белән саубуллаша алмаган — аны бик тиз алып киткәннәр.
Илгиз Фәхриев үзе армиядә вакытта әнисенең үлемен дә искә төшерде. Ул армиядә вакытта әнисе вафат була, армиядән кайту белән зиратка китә, анда да янына Илдар килеп җитә. Дустын җирләгәндә Фәхриев үзенә сүз куйган: Ләйсәннән дә, апасы Әлфиядән дә рөхсәт сорап, классташы, Әфган сугышы ветераны Кашапов Надирдан да сорап, Илсур Тимершәех улының аңлатуы белән шушындый истәлек тактасын куюны башкарып чыкканнар. Фәхриев чараны оештыручыларга рәхмәтен белдерде.
Югары Яхшый авылында Илдар Исламов истәлегенә куелган мемориаль такта – аның якты истәлегенә, хәрби хезмәтенә һәм туган җиренә булган тугрылыгына хөрмәт билгесе. Вакыт узар, буыннар алмашыныр, әмма авылдашлары, туганнары һәм якыннары күңелендә Илдарның исеме мәңге сакланыр.
Батырларны онытмыйк. Аларның тормыш юлы, кылган гамәлләре һәм якты истәлеге киләчәк буыннарга үрнәк булып яшәсен.
Нет комментариев