Актанышта Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Сәүдә мәйданчыгында районның күп кенә хуҗалыклары үз продукциясен тәкъдим итә. Сатып алучыларга ит һәм сөт ризыклары, төрле ярмалар, бал, шулай ук башка азык-төлек товарларының киң ассортименты тәкъдим ителгән
Ярминкәдә «Әнәк» агрофирмасының Кормаш бүлекчәсе дә катнаша. Биредә 20 ел агроном булып эшләүче Айзат Шәймарданов сүзләренә караганда, бу юлы сатып алучыларга 2 тонна бодай һәм 2 тонна арпа алып килгәннәр. Бодайның бер килограммы – 10 сум, арпаныкы – 9 сум. Ярминкә башлану белән үк продукция белән кызыксынучылар табылган.
Таң хуҗалыгы да сәүдәгә арпа тәкъдим итә. Хуҗалык бухгалтеры Дилә Мутина хәбәр иткәнчә, барлыгы 13 тонна арпа алып килгәннәр. Узган ярминкәләрдә дә актив катнашканнар, ул вакытта алып килгән продукцияне тиз арада сатып алып бетергәннәр. Авыл халкының кабат-кабат мөрәҗәгать итүе дә мондый ярминкәләргә ихтыяҗ зур булуын күрсәтә.
Сәүдә рәтләрендә район хуҗалыклары һәм шәхси фермерлар җитештергән сыер һәм тавык ите, сөт ризыклары, ак май, сыр, бал һәм башка төр продукцияләр урын алган. Сатып алучылар үзләренә кирәкле азык-төлекне сайлап алу мөмкинлегенә ия.
Ярминкә барышы белән район башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев һәм бер төркем җитәкчеләр танышты. Алар хуҗалыкларга актив катнашулары, авыл халкын үз продукцияләре белән тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Бүген буранлы һава торышына карамастан, ярминкә бик матур, оешкан төстә уза. Кешеләр килә, үзләренә кирәкле товарларны сатып ала. Ит тә, май да, бал да, сөт тә, киемнәр дә бар. Ярминкәдә катнашучыларга һәм килгән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм!» – диде район башлыгы Ленар Зарипов.
Нет комментариев