Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби мәйдан

Актанышның «Яшь каләмчеләр» республикакүләм иҗат фестивале җиңүчеләре танылган язучылар кулыннан бүләкләнде

Актаныштагы әдәби десант- Казаннан бер төркем татар язучылары килгән бу көн «Яшь каләмчеләр» республикакүләм иҗат фестиваленең йомгаклау тантанасы белән тәмамланды.

Актаныштагы әдәби көн  "Яшь каләмчеләр" республикакүләм иҗат фестиваленең йомгаклау тантанасы белән тәмамланды. 

Республикабызның Актаныш районы мәктәпләре, Сарман, Мөслим, Саба районнарыннан һәм Казан, Чаллы шәһәрләреннән фестивальгә килгән иҗат эшләренә Габдулла Тукай премиясе лауреаты, якташыбыз Илфак Ибраһимов нәтиҗә ясады.

Укучыларның укытучыларыннан, ата-аналарыннан башка иҗат ителгән әсәрләрен укып, ярату, сагыну хисләрен үзенчә сурәтләгән яшь каләмчеләргә өметләре зурдан аның. 

Төрле яшь аралыгында җиңү яулаган егет-кызлар дипломнарны һәм истәлек бүләкләрен Илфак Ибраһимов, Марсель Галиев, Камил Кәримов, 

Вахит Имамов кебек мәртәбәле язучылар кулыннан алды. Һәр сәхнәгә күтәрелгән әдип яшь каләмдәшләренә уңышлар теләде, ә Актаныш җитәкчелегенә талантларны үстерүче бу фестивальне булдырганнары өчен рәхмәт белдерде. 

 

Иң-иңнәр дип табылган шагыйрь- укучылар сәхнәгә күтәрелеп үзләре дә шигырьләр укыдылар.

 

Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/adabi-maidan/tanylgan-iazucy-caian-zurnaly-moxarrire-almaz-xamzin-gamil-afzal-premiiasena-laek-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев