Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби мәйдан

Татар халкының танылган язучылары Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары белән очрашты

Бүген Гамил Афзал исемендәге республикакүләм иҗат фестивале кысаларында Актаныш районына Казаннан бер төркем халкыбызның танылган язучылары кайтты. Хәзерге вакытта әдипләребез Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары белән очраша.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге делегация иң элек Халык шагыйре Гамил Афзалның туган авылы Такталачыкка килделәр. Якташыбыз, Тукайдан кала иң үткен телле шагыйрь буларак танылган Гамил Афзалның һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

Язучылар десанты Гамил Афзал исемендәге республикакүләм иҗат фестивале кысаларында Актанышта командировкада. Хәзерге вакытта алар Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары белән очрашуда катнаша. 

Ркаил Зәйдулла Актанышның татар әдәбияты, сәнгатенә күренекле шәхесләрне мулдан бирүен, туган телебезне, моңыбызны, сүз тәмен саклап яшәвен билгеләп узды. Бүген халык язучылары, Габдулла Тукай премиясе лауреатлары Вахит Имамов, Камил Кәримов, Марсель Галиев, якташыбыз Илфак Ибраһимов кебек атаклы язучыларыбызның Актанышка кайтуы сөенечле вакыйга белән бәйле, очрашудан соң Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә фестивальне йомгаклау чарасы узачак. Анда 2024 елның Гамил Авзал премиясе лауреатын игълан итәчәкләр.

Камил Кәримов актанышлыларның сәләтле булуын аның табигате, бигрәк тә сулыкларыннан, елгалардан килә, ди. Гамил Авзал премиясе лауреаты Камил Кәримов яшь чагында Актаныш якларында су кертү эшендә хезмәт куя. Шушы вакыйгалар аның «Ком сәгате» әсәрендә дә чагылдырылган. Очрашуда катнашучы һәр әдип укучыларга әдәбият-сәнгать мәйданына ничек кереп китүе турында сөйләделәр, иҗат эшләре белән таныштырдылар. 

Укучылар тере язучылар белән аралашудан файдаланып үзләренең сорауларын бирделәр, язучылар сөйләгән кызыклы хәлләр, вакыйгалар балалар күңелендә онытылмас тәсирләр калдырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев