Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби мәйдан

Татарстан язучылары Такталачык авылындагы Гамил Афзал һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Актаныш районына бер төркем танылган язучылар кайтты. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге делегация иң элек Халык шагыйре Гамил Афзалның туган авылы Такталачыкка килделәр.

Язучыларны Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова каршы алдылар.

Мәдәният йорты алдында бер төркем нәфис сүз осталары- мәктәп укучылары туган телебезне, сүзнең куәтен, көчен зурлаган шигырьләрен укыдылар. Кызлар-егетләрнең саф татарча, сәнгатьле сөйләмнәрен язучы апа-абыйлар сокланып тыңлады.

Татар халкының Тукайдан кала иң үткен телле, мәгънәле, гамьле шигырьләре белән әле дә күңелләрне сискәндереп, туры юлга өндәүче Гамил Афзал дәвамчыларына мактау сүзләрен әйттеләр. 

Иҗат әһелләре данлы Актаныш чәкчәгеннән авыз иттеләр.

Гамил Авзал истәлегенә куелган һәйкәлгә канәфер чәчәкләре салдылар.

Бүгенге фото истәлекле мизгелләрне мәңгеләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев