Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында яшьләр исеменнән Пучы картлар йортына барып, анда тәрбияләнүче әби-бабайларның хәлләрен белеште.
«Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Раушания Хәбирова, методисты Ильмира Низамова, Актаныш кадет мәктәбе хезмәткәре Роберт Губаев һәм волонтёр Ализә Хурамшина өлкәннәр белән аралашып, аларга җыр-биюләр белән күтәренке кәеф бүләк итте. Кунаклар күчтәнәчләр дә тапшырды.
Яшьләр үзәге вәкилләре Пучы картлар йортына инде берничә ел дәвамында килеп йөри. Быел да бу матур традицияне дәвам итеп, әби-бабайларның күңелләрен күрергә тырыштылар. Җырладылар, биеделәр, бергәләп вакыт үткәрделәр. Кызлар исә өлкәннәр өчен буяу рәсемнәре әзерләп, аларны мавыктыргыч шөгыльгә дә җәлеп итте.
Мондый очрашулар өлкәннәргә игътибар һәм җылылык бүләк итсә, яшьләргә дә өлкән буын белән аралашу, аларга ярдәм итү мөмкинлеге бирә.
Нет комментариев