«Глаголица» конкурсында Актаныш гимназиясе укучылары уңышка иреште
Мәгариф яңалыклары

«Глаголица» конкурсында Актаныш гимназиясе укучылары уңышка иреште

Энҗе Ильясова Р. Миңнуллин премиясенә лаек булса, Зәринә Газетдинова бәйгедә Гран-при яулады.

Актаныш гимназиясе укучылары әдәби бәйгедә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтеп, югары нәтиҗәләргә иреште.

Конкурста Актаныш гимназиясе укучылары Энҗе Ильясова һәм Зәринә Газетдинова да уңышлы чыгыш ясады. Энҗе Ильясова Р.Миңнуллин премиясенә лаек булды. Зәринә Газетдинова исә конкурста Гран-при иясе булды.

Укучыларның әлеге нәтиҗәләре — аларның иҗади эзләнүләре, әдәбиятка кызыксынулары һәм тырыш хезмәтләренең матур нәтиҗәсе.

Актаныш гимназиясе укучыларын һәм аларның остазларын әлеге зур уңышлары белән котлыйбыз! Яшь каләм ияләренә киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа әсәрләр һәм матур җиңүләр телибез.


Нет комментариев