Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында уздырылган традицион спорт бәйгесенә районның авыл җирлекләреннән командалар җыелды
Актаныш районында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Шулар арасында иң көтеп алынган, иң масштаблы чараларның берсе — өлкәннәр спартакиадасы.
Район ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев билгеләп үткәнчә, Спартакиада — спорт ярышлары гына түгел, өлкәннәр өчен аралашу, бергә очрашу мөмкинлеге дә. Биредә ел саен 150–160 тирәсе кеше җыела. Күпләр бер-берсе белән елга бер генә мәртәбә очраша, шуңа күрә бу көнне алар аеруча көтеп ала.
Елдан-ел авыл җирлеге башлыкларының һәм башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчеләренең чарага игътибары арта. Иске Кормаш авыл җирлеге командасы, мәсәлән, Спартакиадада җиде ел рәттән тулы составта катнаша.
Быелгы программага дартс, йөзү, өстәл теннисы, җиңел атлетика, ир-атлар арасында кул белән идәннән этелү, хатын-кызлар арасында чүгәләү кебек спорт төрләре кергән. Һәр команда 8 кешедән — 4 ир-ат һәм 4 хатын-кыздан тора.
Спартакиадада спорт белән генә чикләнмиләр. Традиция буенча һәр команда концерт номеры да әзерләгән. Катнашучыларның иҗади чыгышлары чарага аерым ямь өсти.
Район башлыгы Ленар Зарипов та Спартакиадада катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Ул өлкәннәргә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләп, бәхетле әби-бабайлар булып, озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын, дигән теләген белдерде.
Спартакиадада катнашучыларга уңышлар телибез! Иң көчлеләр җиңсен!
Нет комментариев