Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Алга» хуҗалыгы җитәкчесе Рәзиф Галләмов: Ай саен 6, 5 миллион сумлык сөт сатабыз (фото һәм видео)

Бүген районыбызның «Алга» һәм «Ташкын» хуҗалыкларында чираттагы гамәли киңәшмә узды. Хуҗалык җитәкчеләре Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев белән бу аграр оешмаларның терлекчелек тармагындагы яңалыклары, машина-трактор паркындагы эшчәнлек һәм амбарларны күздән кичерде.

        Районыбызның "Алга" һәм "Ташкын" хуҗалыклары Мөслим районы һәм Башкортстан төбәкләре белән чиктәш җирлекләрдә урнашкан. Шуңа күрә әлеге хуҗалыкларда икеләтә җаваплылык- бу аграр берләшмәләргә карап күршеләр Актаныш районы турында фикер йөртә. Шунысы куанычлы, хуҗалыкларның икесе дә аягында нык басып тора. 

          "Алга" хуҗалыгы белән танышу Чуракай ферма-утарларын караудан башланды. Маллар ачык һавада да, биналарда да ныклы тәрбиядә асрала. Бүген терлекләр хуҗалыкның төп керем чыганагы. "Ай саен сөт сатып 6, 5 миллион сум акча эшлибез", ди Рәзиф абый. Шуңа өстәп үгез симертеп тапшыру җайга салынган. Ай саен 25-30 баш үгезләрне саталар, акчага салганда бу 2, 5 миллион сум дигән сүз. 

- Хуҗалыкның финанс халәте яхшы. Бигрәк тә терлекчелек керемгә эшли. Хуҗалык хезмәтчәннәренә ай саен тоткарлыксыз хезмәт хакларын биреп барабыз. Тиздән ике тапкыр бирүгә ирешәчәкбез. "Россельхозбанка"та карталар ачабыз. Гербицид, ягулык-майлау материаллары алган бурычларны да вакытында түләп барабыз.  Алар өчен 1 миллион сум акча кирәк. Салымнар түләүдә тоткарлыклар юк,- дип кыскача финанс-икътисад халәте белән таныштырды Рәзиф Галләмов.

                 

                "Алга" уңганнары 2022 елда 78 мең центнер икмәк уңышы җыеп алуга ирешкәннәр. Бер гектарга уртача уңыш 36 центнер туры килә. Көнбагыш  культурасы да шактый табышлы, быел аны 2700 центнер җыйнап алганнар.

                   Кышка механизаторлар да, җир хуҗалары да тыныч күңел белән аяк баскан. Максат итеп куелгын көзге җир эшкәртүне башкарып чыккан алар. ЗЯБ сөрүнең 70 процент мәйданында туфрак тирәнәйтеп эшкәртелгән. Терлекләргә кышлык азык та  мулдан- силос, сенаж, салам, фураж җитәрлек күләмдә хәстәрләнгән. 

                  Бүген җылы мастрескойларда тракторлар ремонтлана, ә машиналарны төзекләндерү тәмамланган инде. 

                        

                 Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов хуҗалык җитәкчесе Рәзиф Галләмовка тырыш һәм матур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Киләсе ел уңышы өчен тизрәк ашлама кайтарырга кирәклеген искәртте. Бу районыбызның башка хуҗалыкларына да кагыла. Шулай ук Ленар Рафак улы хуҗалыкларда эшләп өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләренә  игътибарны арттыру, һәм ярдәм итәргә кирәклеген әйтте. 

 

Гамәли киңәшмәнең икенче өлеше "Ташкын" хуҗалыгында дәвам итте. Бу хакта алдагы язмабызда яктыртачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев