Актанышта якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына багышланган зур көрәш турниры узды.
Турнирда катнашуның үзе дә зур тәҗрибә һәм җиңүгә бер адым. Һәр спортчы өчен мондый дәрәҗәдәге ярышта көч сынашу яңа максатларга омтылырга, осталыгын арттырырга мөмкинлек бирә.
Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
- 1нче урын — Арча командасы
- 2нче урын — Яр Чаллы командасы
- 3нче урын — Кукмара командасы
Барлык яшь көрәшчеләргә дә тырышлыклары, матур көрәш алымнары һәм спортка булган мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерәбез. Алдагы елларда да Актаныш келәмендә кабат очрашырга язсын!
Руслан Усманов фотосы
Нет комментариев