Актаныш муниципаль районы Советының чираттагы сессиясендә кадрлар мәсьәләсе буенча карар кабул ителде.
Фәрит Сәетгали улы Заһретдинов Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары итеп сайланды.
Фәрит Сәетгали улы 1979 елның 26 июлендә Актаныш авылында туган. Югары икътисади белемгә ия.

Яңа вазыйфага билгеләнгәнче ул район Башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе вазифасында хезмәт куйды. Әлеге чорда үзен җаваплы, компетентлы һәм эшенә таләпчән җитәкче буларак күрсәтте.
Фәрит Сәетгали улын яңа җаваплы вазифасы белән котлыйбыз! Эшендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм район халкы мәнфәгатенә юнәлтелгән нәтиҗәле хезмәт телибез!
Нет комментариев