Түбән Каманың Креатив индустрияләр үзәгендә «Яңа медиалар-2026» фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Фестиваль җиңүчеләре арасында хезмәттәшләребез — «Актаныш-информ» җитәкчесе Айнур Гыймадиев һәм сайт редакторы Ләйсән Газизова да бар.
Айнур Рәсим улы «AI-журналистика» номинациясендә, ә Ләйсән Глүс кызы «Шәхси бренд» номинациясендә махсус приз белән бүләкләнделәр.
Җиңүчеләрне «Татмедиа» агентлыгы генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев һәм «ТАТМЕДИА» АҖ җитәкчесе Шамил Садыйков тәбрикләп, аларга 10 мең сумлык сертификатлар тапшырдылар.
Хезмәттәшләребезне әлеге уңышлары белән котлыйбыз! Яңа идеяләр, иҗади уңышлар һәм алга таба да зур җиңүләр телибез!
Нет комментариев