Тәрбиячеләр көненә багышланган матур очрашуда нәниләр үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырды.
Актанышның 1нче санлы мәктәбе укучылары балалар бакчаларында хезмәт куючы тәрбиячеләрне Тәрбиячеләр көне уңаеннан котладылар.
Бәйрәм чарасында мәктәпнең «Яшь юл хәрәкәте инспекторлары» отряды, «Беренчеләр» хәрәкәте активистлары, 1А сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Ф. Т. Шәкүрова), 1Б сыйныфы укучылары (Ф. С. Гәрәева), 1В сыйныфы укучылары (Ч. Р. Хисамова), педагог-оештыручылар А. М. Әмирянова һәм А. М. Хафизова катнашты.
Укучылар «Әтәчкәй», «Алтынчәч» һәм «Ромашка» балалар бакчаларында булып, тәрбияче апаларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Нәниләрнең үз куллары белән ясаган матур открыткалары тәрбиячеләр өчен аеруча кадерле бүләк булды. Һәрбер открыткада балаларның җылы хисләре, рәхмәте һәм ихлас теләкләре чагылды.
Тәрбияче хезмәте балалар тормышында аерым урын алып тора. Нәниләргә белем һәм тәрбия биреп, аларны җылы мөнәсәбәт, игътибар һәм сабырлык белән каршы алган тәрбиячеләргә укучыларның мондый ихлас котлавы зур рәхмәтнең бер матур билгесе булды.
Нет комментариев