Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Җитди караш сорый: Басулардан репортаж

Бүген район башлыгы Ленар Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев һәм матбугат хезмәткәрләре басу-кырлар торышы белән таныштылар.

Без Яңа Әлем якларындагы «Башак» хуҗалыгының кукуруз басуына килгәндә, кызу урак өсте иде. Әлеге басуның тулаем мәйданы 559 гектар икән, бүгенгесе көнгә 100 гектары калып баруы билгеле булды. Уңганнар әлеге эшне 2-3 көн эчендә тәмамларга ниятли.

Баш агроном Ринат Исмәгыйлев белән сөйләшеп алырга булдык:

— Бу хуҗалыкта 2нче ел хезмәт куям. Гектардан 65 центнер алып барабыз. Гомуми кукуруз үскән мәйданнарыбыз күләме — 1400 гектар булды. Бер куәтле комбайн урып-җыйса, 3 КамАЗ машинасы ташып тора. Көнгә 200-250 тонна базга кайта, консервантларны комбайнда ук кушабыз.

Алга таба эшлекле сәфәребезнең киләсе тукталышлары Богады якларындагы «Тамыр» һәм Иске Сәфәрнең «Саф» хуҗалыгы кырларында булды. 

— Районыбыз хуҗалыкларында 10832 гектарда көзге культуралар чәчелергә тиеш иде. 10300 гектарда чәчелде, калганы корылык сәбәпле генә булалмады. «Актаныш» агрофирмасының, «Нигез», «Башак» һәм «Тамыр» хуҗалыкларын карадык, дип бәян итте Нәфис Сәлимгәрәев.

Көзге хәстәрлекләр барышы белән танышып бетеп кайтыр якка кузгалганда биредә кайнаган эшчәнлеккә тагын бер тапкыр сокланып караш ташладык. Тигез техника гөрелтесе басу-кырлар өстендә яңгырап, офыкларга тарала. Хезмәт дәрте кайнап торган төбәгебездә якты киләчәккә ныклы ышаныч арта бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев