Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Районда яңалык: «Әнәк» агрофирмасының үз метеостанциясе бар

Кулдагы телефон аша алдагы көннәргә һава торышын белеп торуның бер кыенлыгы да юк хәзер. Ә менә «Әнәк» агрофирмасындагы метеостанция яңгырларның үсемлекләрдә нинди авыру китереп чыгарырга сәләтле икәнен дә әйтә.

Югары технологияләрне беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы тармагына кертүче "Әнәк" агрофирмасында шушы көннәрдә заманча метеостанция урнаштырылды.

Әле бер генә атна эшләвенә карамастан, метеоҗиһаз үз нәтиҗәлелеген күрсәтергә өлгергән инде. Агрофирманың баш агрономы Айзат Фазуллин әйтүенә караганда, метеостанция фаразына нигезләнеп комбайннарны яңгыр яумаячак басуларга керткәннәр һәм оттырмаганнар.

Метеостанция 30 километр радиуста җилнең тизлеген, юнәлешен, һава дымлылыгын, нинди һәм күпме күләмдә явым-төшем булачагын күрсәтә. Прогнозлар алдагы 5 көнгә төп-төгәл туры килә. 

Җиһазның бер датчигы туфракка урнаштырылган. Аның ярдәмендә туфрак температурасын ачыклыйлар. Димәк, язгы чәчүләр чорында кырау булачагын фаразлап була. 

Метеостанция агрофирмадагы белгечләрнең компьютерларына, смартфоннарына тоташтырылган. Мәсәлән Айзат Фазуллинның телефонында "Әнәк" агрофирмасы басулары картасы, анда нинди культуралар чәчелгәне, туфрак температурасы, үсемлекләрдә авыру бармы-юкмы икәнлеге дә чагыла. 

Әлеге аппарат әллә ни чыгымнар да сорамый. Агрофирманың Икмәк кабул итү оешмасы ишек алдында кояш батареясына, аерым сим-карта белән эшли. Кошлар утырмасын өчен махсус боҗрасы да бар.

Метеостанция агрофирманың ышанычлы партнеры "Байер" компаниясенеке. Озак еллар төрле препаратлар белән тәэмин итүче хезмәттәшләр сынау шарты белән җиһазны урнаштырганнар, әгәр барысы да яхшы булса, киләчәктә тагы берничә станция алу күздә тотыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев