Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Техник караулар оешкан төстә үтте

Районыбызның 10 хуҗалыгында техниканың кышкы саклауга куелышы, ремонт барышы тикшерелгәнен хәбәр иткән идек. Нәтиҗәләр хакында сөйләшеп алырга булдык.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов:

— Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр сафын — «Чишмә», «Наратлы», «Башак», «Тамыр» хуҗалыклары һәм «Актаныш» белән «Әнәк» агрофирмалары биләде. Ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы машина-техника паркы булып «Әнәк» неке танылды. Агрофирманың инженер-техник хезмәткәрләренең эше лаеклы бәягә ия булды. Аларга күп еллар агросәнәгать тармагында күп еллар нәтиҗәле хезмәт куйган Тимерҗан ага Әхмәдишин исемендәге күчмә кубок, Диплом һәм берникадәр премия бирелде. 

— Безнең максат — язгы авыл хуҗалыгы техникасы ремонтын Яңа елга кадәр тәмамлау. Аннан соң азык хәстәрләү техникасының ремонтын башкарып чыгу. Трактор һәм прицепларның төзеклеген дә, аларның техосмотрга әзерлеген дә карый башлыйбыз, дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем.

Актанышлыларга хәвефсезлек мәсьәләсенә аеруча җаваплы карарга туры килә. Тракторларга басу, авыл арасы юлларында гына түгел, транспорт хәрәкәте югары-югары интенсивлыктагы юлларда да йөрергә туры килә. Ут сигналлары, тормоз, руль системасы төзек булмаган үзйөрешле машиналар кайда да хәвеф тудыра.

Фоторәсемнәрдә сез районның МТПларын күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев