Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ТЫРЫШ ХЕЗМӘТКӘ - ОЛЫ ХӨРМӘТ: Актанышта авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар бүләкләнде (ТУЛЫ ИСЕМЛЕК)

Райондашларыбызны тәбрик итәбез!

Актаныш әлеге тармак вәкилләренең хезмәт бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештырды. Якшәмбе булуга карамастан, бүген район аларны тәбрик-котлауларга күмде, тырыш хезмәтләре алдында баш иеп хөрмәтләде. 

Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә мөһим өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фарис Гаяз улы Фәтхиев “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. 

Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә мөһим өлеш керткәне, күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Ташкын” хуҗалыгының баш агрономы Фагыйтҗан Закирҗан улы Хаҗиевка Татарстан Республикасының атказанган агрономы, район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең маркетинг бүлеге белгече Гүзәл Зәгъфәр кызы Шаһиәхмәтовага Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы, “Әнәк” агрофирмасының Әтәс бүлекчәсе җитәкчесе Азат Мират улы Шәриповка Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде. 

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар куйган тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Тамыр” хуҗалыгы тракторчысы Алмас Әскать улы Сәмигуллин, Актаныш икмәк кабул итү предприятиесенең орлык эшкәртү аппаратчысы Рәйхан Әбүдәр улы Вәлиев – Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте, “Алга” хуҗалыгы җитәкчесе Рәдиф Мирзәриф улы Галләмов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе, “Чишмә” хуҗалыгы савымчысы Рушания Вәрис кызы Шәйдуллина, “Ташкын” хуҗалыгы механизаторы Тәфкил Хәмзи улы Хәйберҗанов, “Алга” хуҗалыгы тракторчы-машинисты Булат Фаршат улы Хәсәнов, “Актаныш” агрофирмасының Киров бүлекчәсе тракторчы-машинисты Фларис Галимҗан улы Мирсалихов, “Чишмә” агрофирмасы терлекчесе Роза Вәҗи кызы Әсләмова – муниципаль район башлыгының Мактау кәгазе, “Чиялек” хуҗалыгы механизаторы Азат Асаф улы Шәехов, “Нигез” хуҗалыгы механизаторы Әфкат Рифкать улы Хаҗиев, “Башак” хуҗалыгы механизаторы Васил Вазыйх улы Локманов, “Әнәк” агрофирмасының Айман бүлекчәсе ясалма орлыкландыру технологы Айрат Госман улы Мостафин, Нур Баян исемендәге хуҗалык савымчысы Гөлфия Фатыйх кызы Исламова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев