70 яшьлек Илүс Шәкүровны эзлиләр
Белдерүләр

70 яшьлек Илүс Шәкүровны эзлиләр

70 яшьлек Шәкүров Илүс Гафур улы Актаныш районы Пучы авылыннан чыгып китә һәм әлегә кадәр кайтмаган. Ир-атның хәтер югалтудан интегүе билгеле, шуңа күрә үзенең кайда яшәгәнен дә хәтерләмәве мөмкин.

Тышкы билгеләре:

  • Буе — 160 сантиметр;

  • Гәүдә төзелеше — ябык;

  • Чәчләре — чал;

  • Күзләре — кара.

Киемнәре:

  • Капюшонлы кара-зәңгәр куртка;

  • Кара трико;

  • Ачык коңгырт кроссовкалар;

  • Кара кепка.

Үзе белән кара төстәге фонарь булган.

Әгәр сез бу кешене күрсәгез яки аның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, түбәндәге телефоннарга шалтыратуыгызны сорыйбыз:

  • 8 (800) 700-54-52 — «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отрядының кайнар линиясе;

  • 112 — ашыгыч ярдәм хезмәте.

Кеше эзләүдә һәр мәгълүмат мөһим. Битараф калмыйк, мәгълүматны башкалар белән дә уртаклашыйк!


Нет комментариев