Мөслим авылында бер катлы шәхси йортта янгын чыккан. Фаҗига нәтиҗәсендә 40 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән.
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, янгын 80 квадрат метр мәйданны колачлаган. Утны сүндергәндә коткаручылар 40 яшьлек хатын-кызның мәетен тапкан. Янгынның беренчел сәбәбе электр чыбыкларындагы кыска ялганыш дип фаразлана.
Янгыннан сак булыгыз! Электр чыбыкларының төзеклеген тикшерегез, электр приборларын караучысыз калдырмагыз һәм бер розеткага артык күп җайланма тоташтырмагыз. Янгын чыккан очракта 101 яки 112 номерына шалтыратыгыз. Иминлегегезне саклагыз!
Нет комментариев