Районыбыз авыллары арасында элемтә тоткан, балаларыбызны исән-имин мәктәпләргә йөрткән райондашларыбызны — автобус йөртүчеләрне, башка хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгының урынбасары Фәрит Заһертдинов котлады.
Шулай ук район башлыгы Ленар Зарипов бүләкләрен һәм рәхмәтләрен тапшырды ул. Рульдә булганнарның һәркайсына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, хәвеф-хәтәрсез һәм имин юллар телибез!
Сәламәт булып, исән-сау йөрергә язсын! Һәрберегезнең һөнәре югары осталык, үз-үзегезгә таләпчәнлек һәм җаваплылык сорый. Әлеге сыйфатларыгыз киләчәктә дә алга куелган максатларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанабыз. Изге теләкләргә без дә кушылабыз.
Нет комментариев