Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар Балалар иҗат үзәге педагоглары оештырган Чыршы бәйрәмендә катнашты

Районыбызда Чыршы бәйрәмнәре дәвам итә. Бүген балалар иҗат үзәгендә районыбызның мөмкинлекләре чикләнгән балалары өчен чыршы бәйрәме узды.

                  Балалар иҗат үзәге педагоглары сәламәтлеккә туймаган сабыйларны әкият иленә дәште, беразга гына булса да аларның авыру-сырауларын оныттырырга тырышып, балаларны күңелле уеннарга җәлеп итте.

                  Актаныш районының төрле авылларыннан килгән балалар Яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы турында җырлар, шигырьләр сөйләп күчтәнәчләргә ия булдылар.

               Балаларны һәм аларның әти-әниләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм

район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова да тәбрик итеп иң изге теләкләрен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев