Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Безнең анонс!

Актаныш муниципаль район башлыгының чыршы бәйрәме 25 декабрьдә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә узачак

Районыбызның сәләтле, талантлы балаларын ел саен район башлыгының кабул итү тантанасы була. Быел әлеге бәйрәм 25 декабрь көнне «Яшьлек» яшьләр үзәгендә узачак.

            Бүген әлеге мәртәбәле чарага зур әзерлек эшләре бара. Балалар иҗат үзәге педагоглары чын мәгънәсендә җылы эчтәлекле, тәрбияви чара әзерләү белән мәшгуль.  Тамаша халыклар дуслыгы тематикасы буенча һәм патриотик рухта театральләштерелә. Нәкъ шушы көнне 15.00 сәгатьтә "Батыр" спорткомплексында урта һәм олы яшьтәгеләр өчен Кыш бабай призына  өстәл теннисы ярышы үткәрелә. Теләүчеләрне спорт бәйгесенеә чакырып калабыз.

           Районыбызда Яңа ел бәйрәме уңаеннан чаралар 8 гыйнварга кадәр дәвам итә. Бәйрәм 22 декабрьдә Үзәк чыршы ачу тантанасы белән башланачак. Әлеге чаралар анонсын алдан ук җиткереп барачакбыз. "Актаныш-информ"  сәхифәләрендә күңелле бәйрәмнәрдән оператив фото һәм видеорепортажлар да булачак. Безне күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев