Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Әрмән җәмәгатьчелеге вәкилләре Актаныш балаларына күңелле ял бүләк итте

Актаныш районының Әрмән җәмәгатьчелеге вәкилләре, эшмәкәр Авдалян Алик Нодарикович һәм «Игелек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре районыбыз балалары өчен бик матур бәйрәм оештырды.

"Яшьлек" яшьләр үзәге каршындагы уен аттракционнарында мөмкинлекләре чикле, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге һәм күп балалы гаиләләрдәге балалар бушлай рәхәтләнеп ял итте. 

Кызлар-малайлар барлык аттракционнарга да керделәр, рәхәтләнеп таганда атындылар, карусельдә әйләнделәр, батутта сикереп уйнадылар. Соңыннан яшь кунаклар татлы тәм-томнар белән сыйланды. 

Балалар бер мизгелгә генә булса да авыруларын онытып, әкият дөньясында яшәп алды. Сабыйларның шатлыклы йөзләре, бәхетле елмаюларын күреп күңел сөенә.

Хәйриячеләр авыр язмышлы балаларга беренче тапкыр гына ярдәм итми инде, ел дәвамында иганәчелек күрсәтеп авыр тормышлыларның хәлләрен җиңеләйтә. "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында да уку кирәк-яраклары белән тәэмин итәләр. 

Барлык әти-әниләр, аларның кызлары, уллары бу игелекле эшкуарларга нык рәхмәтле. "Барлык эшләре уң булсын, авырмасыннар!", ди алар бер тавыштан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев