Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Бер игелек мең куаныч китерә

“Чишмә” хуҗылыгы җитәкчесе Рәфыйк Сәхәбетдинов Аккүз авылында яшәүче, балачактан инвалид Гүзәл Харисованы сөендергән.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында олы йөрәкле райондашларыбызның игелекле гамәлләре хакында еш ишетеп торабыз. Шушы көннәрдә “Чишмә” хуҗылыгы җитәкчесе Рәфыйк Сәхәбетдинов Аккүз авылында яшәүче, балачактан инвалид Гүзәл Харисованы сөендергән. Аның бүләген – ноутбукны Аккүз авыл җирлеге башлыгы Илфар Сәлихҗанов белән “Чишмә” хуҗалыгының баш хисапчысы Салават Шәрифуллин өенә китереп тапшырганнар. Безгә бу хакта Гүзәлнең әнисе Гөлназ хәбәр итте. 
Гүзәлгә арка амиотрофиясе дигән диагноз куелган. Физик мөмкинлеге чикле булса да, аның белем алуга теләге шул тикле көчле. Ул өйдә, 
V сыйныфта укый. Хәрәкәтләнә торган сул кулы ярдәмендә телефон, компьютердан барлык яңалыкларны белеп бара. Үзенең дуслары белән аралаша. 
Ноутбукка Гүзәл аеруча сөенгән. Мондый зур бүләкне һич өмет итмәгән алар. Гүзәл генә түгел, аның абыйсы Илгиз дә, әтисе Илнар да, әнисе Гөлназ да әлеге игелекле җаннарга чын күңелләреннән рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар, сәламтлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев