Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

«Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе кысаларында полиция вәкилләре беренче сыйныфка укырга баручыларга мәктәп портфельләре бүләк итте (фото һәм видео)

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә эшләүчеләр районыбызның Яңа Әлем, Иске Байсар авылларында яшәүче өч укучыга бүләкләр тапшырды. Яңа уку елы алдыннан әлбәттә инде бүләк- мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр.

 

- Безне балалар әти-әниләре, туганнары кебек үк гади кешеләр итеп кабул итсеннәр иде, бүгенге очрашуларда беренче сыйныфка барачак укучылар белән рәхәтләнеп сөйләштек. Мәктәптә, урамда, өйдә үзеңне тәртипле тотарга өндәдек. Без тапшырган бүләкләр файдалы булсын, күңелләре күтәрелсен, укырга теләкләре булсын, үзләрен кешеләргә кирәкле итеп санасын өчен балалар яшәгән өйләргә барабыз. "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясенә барлык игелекле хезмәттәшләр дә кушылды. Гомумән, авыр гаиләләргә ярдәм итә торган акцияләребез әле тагын бар. Яңа ел алдыннан "Полиция кыш бабае" акциясендә тагы да күбрәк балаларга күчтәнәчләр илтәбез,- диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең бәлигъ булмаганнар һәм политучасток вәкилләре җитәкчесе Салават Котлыяров. 

         

   Бүлекнең кадрлар бүлеге җитәкчесе Радик Басыйров, участок полиция вәкилләре белән эшләүче бүлек җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зәлиф Хөснуллин укучыларга изге теләкләрен ирештерделәр.  Юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтдинова балаларга яктырткыч түштамгалар биреп, балаларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. 

             Яңа Әлем авылында яшәүче Илназ Шәгъзәмовның әнисе Лениза Камалиева районнан килгән кунакларга ярдәм кулы сузулары өчен рәхмәт әйтте. Ялгызы ике ул тәрбияләүче анага мәктәпкә әзерләнү вакытында мондый булышлык нык кирәк. 

 

-Яңа Әлем мәктәбендә 103 укучы белем ала, 11 малай һәм кыз тәүге тапкыр белем иленә аяк баса. "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе кысаларында 2-9 сыйныфта укучы 11 балага, "Игелек үзәге" ярдәме белән 5 балага ярдәм күрсәтелде. Полиция вәкилләренең тагын бер балага булышулары өчен зур рәхмәт!- диде Яңа Әлем мәктәбе директоры Илназ Шәрипов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев