Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Яңа 2023 ел белән тәбрик итә

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлыклары белән 2022 ел артта калып килә. Яңа ел - узылган юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау ул.

Сер түгел, 2022 ел бик җиңелләрдән килмәде. Ул һәрберебезнең дә тормыш кыйммәтләрен яңартыртты, яшәешебезгә, тирә-юньдәге кешеләргә карата фикеребезне үзгәртергә мәҗбүр итте.  


           Әмма нинди генә авыр сәяси чорда яшәсәк тә, уртак тырышлык һәм бердәмлек белән барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, куйган максатларга ирешә алдык.

            Игенчеләребезнең, терлекчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә республикада хаклы рәвештә алдынгы урыннарны тотабыз. Районыбыз игенчеләре урып - җыюны оешкан төстә, кыска срокларда башкарып, бөртеклеләрдән 175 мең тонна икмәк җыеп алдылар. Терлекчелек тармагында да күрсәткечләрне саклап кала алдык. Бүген район хуҗалыкларында тәүлегенә 200 тоннадан сөт җитештерелә. 

            Шушы ирешкән уңышларыбыз, райондашларыбызның хезмәт нәтиҗәләре, авылларыбызда барган төзелешләр, юлларыбызның төзекләндерелүе, бергәләп эшли белүебез Яңа елга аяк баскан бу сәгатьләрдә киләсе елга, туасы көнгә өмет-теләкләр, ышаныч уята.

              Илебез бүген җитди сынаулар алдында тора. Һәм Украинада үткәрелгән махсус хәрби операция – ул иң әүвәл безнең һәм киләчәк буынның тынычлыгын саклау. Бүгенге көндә, ата-бабаларыбызның рухына тугры калып, аларның эшен дәвам итеп, хәрби бурычларын үтәгән барлык егетләребезгә дә рәхмәт әйтеп, аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. 


            Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар!


           Сезне якынлашып килүче 2023 нче ел белән ихластан тәбрик итәм! Яңа ел Сезгә яңа планнар, өметләр алып килсен, иң яхшы омтылышларыгызны һәм хыялларыгызны тормышка ашырсын, яңа хезмәт ирешүләренә рухландырсын, әйбәт үзгәрешләр, тотрыклылык, үсеш, иминлек һәм тынычлык елы булсын.
2023 ел сезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгызга чиксез бәхет-сөенечләр, игелек, иминлек, муллык, сәламәтлек алып килсен!

           Бәйрәм белән сезне!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев