Актаныш районындагы 27 меңнән артык кеше җанисәптә катнашты
Актаныш районындагы Дәүләт статистика бүлеге мәгълүматлары буенча 2021 елның гыйнварында районда 28845 кеше яшәве билгеле. Шуның 27 меңнән артыгы Бөтенроссия халык санын алуда үзе турында мәгълүмат биргән.
Быелгы җанисәптә районда 53 халык санын алучы эшли. Алар арасында төрле һөнәр ияләре: авыл җирлеге башкарма комитетында эшләүчеләр, укытучы, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре бар.
Халык санын алу буенча Актаныш районындагы вакәләтле вәкил Илсөяр Фарсыева 15 октябрьдә, кампания башлангач, җанисәпчеләрне халык санын алырга өйрәтү буенча укыту оештырылганын әйтте, шулай ук быел анкета тутыру язмача кәгазьдә түгел, ә электрон форматта, планшет аша башкарыла.
- Пандемия чоры авырлыклар китереп чыгарса да, безнең хезмәткәрләр сынатмады. Бер сан алучыга Актанышта 550-600 кеше туры килә. Халык саны алу кампаниясе тәмамланырга 4 кенә көн калды, эшебез ахырына якынлашты,- ди Илсөяр Фарсыева.
Район халкы сан алучыларны, нигездә, яхшы кабул иткән. Әмма арада “Чир вакытыныда нишләп йөрисез?”, дип канәгатьсезлек белдерүчеләр дә табылган. Сан алучылар барлык саклык чараларын кулланып, битлек-бармакчадан үз эшләрен башкарган. Тәҗрибәле, берничә тапкыр халык санын алуда катнашканнар яңача исәп алып баруны хуплаган. Планшетта анкета тутыру җайлырак та әле ди сан алучылар.
Актаныш районы статистика бүлегенең баш белгеч эксперты Руслан Вилданов 2010 елгы халык санын, 2016 елда авыл хуҗалыгы исәбен алуда катнаша:
- Быел халык санын алучыларның барысы да диярлек хатын-кызлар. Үз эшләрен намус белән башкаралар, аларның эшчәнлегенә карата безнең претензияләр юк.
- Актаныш районында яшәүчеләр турында тулы мәгълүматны кайчан белә алабыз?
- Халык санын алганнан соң барлык мәгълүматлар бергә җыела, беренче саннарны якынча 2022 елның апрель аенда игълан итәчәкләр. Ә халык санының төгәл информациясе 2022 елның декабрендә билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев