Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышның спорт осталары Физкультурачылар көнен халыкара марафоннар җиңүчесе Фирая Солтанова белән бәйрәм итә

Районыбызда Физкультурачылар көне бүген зурлап Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда уза.

Халкыбызны бу күренекле дата уңаеннан тәбрикләргә Америкада яшәүче хөрмәтле якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның җиңел атлетика буенча атказанган спорт мастеры, 1996 елгы Атланта Олимпия уеннарында катнашучы, халыкара марафоннар һәм ярыммарафоннар җиңүчесе һәм призеры Фирая Солтанова-Жданова кайтты.

Фирая Рәфкать кызы стадионга килгән халыкны сәламләп төз һәм зифа буйлы булуының серләрен ачты. 70 нче яше белән баручы танылган якташыбыз әле дә кызларга биргесез гәүдәле, яшь һәм сәламәт.

Фирая апа җентекләп күрсәткән гимнастик күнегүләр һәркемгә файдалы. Бик күпләр мастер-класста марафончыга кушылып тәннәрен язды, кемнәрдер видеога төшерде. 

— Бүгенге Физкультурачылар көненә нәкъ марафонга әзерләнгән кебек, дәртләнеп кайттым. Туган районымда менә ун ел минем исемдәге җиңел атлетика буенча ярышлар оештырыла. Мин аларның берсендә дә катнашканым юк. Менә бүген әлеге җитешсезлекне төзәтәбез, 1500 метрга йөгерү ярышы үткәрәбез, җиңүчеләргә бик яхшы бүләкләр әзерләдем. Йөгерү, спорт белән шөгыльләнү, тәртипле тормыш алып бару, аз һәм дөрес туклану- озын гомер һәм яшьлеккә юл ул,- ди Фирая Солтанова-Жданова.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов атаклы йөгерешчене сәламләп чәчәк гөлләмәләре бүләк итте. Спортны яратучы балаларны, яшьләрне һәм өлкәннәрне Физкультурачылар көне белән тәбрик итеп Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының, Актаныш муниципаль районының мәртәбәле билгеләрен, мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

— Сәламәт тәндә- сәламәт күңел. Спорт белән шөгыльләнүченең начарлык турында уйларга вакыты юк. Аның уенда һәрвакыт алга, матурлыкка, тормышта яңа үрләр яуларга омтылыш. Спорт белән шөгыльләнергә районыбыәда барлык мөмкинлекләр дә бар. Тиздән футбол манежы ачылачак.  Спорт районыбызда бик көчле үсештә, чөнки аның районда әйдәп баручы ветераннары, яшь спортчыларыбыз күп. Бәйрәмегез котлы булсын!-диде Ленар Рафак улы. 

Башкарма комитетның Спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев ГТО нормаларын тапшыруда бик яхшы нәтиҗәләргә ирешкән райондашларыбызга түштамгалар һәм таныклыклар белән хөрмәтләде.

Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова спортка мәхәббәт тәрбияләгән мәктәп укытучыларын, төрле ярыш-бәйгеләрдә җиңү яулаган мәктәп коллективларын хөрмәтләде, мактау кәгазьләре, физкультура дәресе өчен иң кирәкле әсбап-туплар тапшырды.

Тәбрикләү өлеше тәмамлангач, Фирая Солтанова-Жданова үзенең дистәгә якын туганнары белән стадион буенча йөгереп узды. Солтановлар гаиләсе әгъзаларының барысы да үз яшьләренә карата бик яшь күренәләр. Аның сере, әлбәттә, һәрвакыт хәрәкәттә булуда.

Хәзерге вакытта стадионда Физкультурачылар көненә багышлап җиңел атлетика буенча ярышлар уза. Бәйге ГТО нормаларын тапшыру үзәге белән берлектә уза.Җиңүчеләр дөньякүләм танылган марафончы Фирая Солтанова бүләкләренә лаек булачак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев