Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Гөлгенәбезгә ярдәм итик. Булдыра алганча өлеш кертик

Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри диюләре хактыр, күрәсең. Һәр туган көнгә сөенеп, киләчәккә матур, якты планнар корган райондашыбыз, Ахун авылы кызы Гөлгенә Сафинага да кагыла ул бәла дигәннәре.

2 июль көнне медицина училищесының III курс өчен Чаллы шәһәренә имтихан бирергә барганда юл һәлакәтенә очраган. Гөлгенә инде менә алты ай яшәү өчен көрәшә. Баш миенә бик нык зыян килгәнлектән, ул үзе мөстәкыйль рәвештә берни дә эшли алмый. Ләкин аңсыз ятса да, Гөлгенә якыннарының, дусларының аның өчен борчылуын, ярдәм итүләрен сизеп торадыр. 
Бүгенге көндә Гөлгенә Грециянең Солоноки шәһәре янында урнашкан Эвексия 
тернәкләндерү үзәгендә дәвалана. Бирегә аны 31 октябрь көнне алып килгәннәр. Шул көннән башлап, андагы табиблар кызны тормышка кайтару өчен тырыша. Без Гөлгенәнең әнисе Ландыш апа белән телефон аша хәбәргә чыктык. 
– Иң элек, акчалата, киңәшләре белән ярдәм иткән барлык кешеләргә дә үзебезнең гаилә исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ходай Тәгалә аларга сәламәтлек, җан тынычлыгы бирсен. Игелекле кешеләр ярдәме белән генә без кызыбызны тернәкләндерү үзәгенә алып килә алдык. 
–  Ландыш апа, Гөлгенәнең хәле ничек?
– 16 ноябрь  көнне баш миендәге суны алу өчен шунт куйдылар. Су китте. Әле бернәрсә дә әйтеп булмый, кимендә өч ай реабилитация кирәк, ди табиблар. Яхшыга өметләнәбез инде. Хәерле булсын.
Без дә Гөлгенәнең терелүенә шундый өметләнәбез. Чөнки әле аның хыялында йөрткән һөнәрен үзләштереп, башка кешеләргә ярдәм итәсе бар. 
Моның өчен терелү кирәк.  Алда аны тагын бер катлаулы операция көтә. Гөлгенәнең баш капкачын ябарга кирәк. Ә ул бик кыйммәт тора. Кызлары авариягә очраганнан бирле бар тапканнарын  бәгырь җимешләренең гомерен саклап калуга тотып баручы Сафиннар өчен 15270 евро бик зур сумма булса да, барлык игелекле җаннар бергә тырышканда җыймастай сумма түгел. Тамчыдан күл җыела диләр. 
Хөрмәтле райондашлар, милләттәшләр! Декабрьнең беренче ун көне инвалидлар декадасы, икенче төрле итеп әйтсәк, мәрхәмәтлелек декадасы буларак билгеләп үтелә. Кулыбыздан килгән кадәр Сафиннар гаиләсенә булышыйк. Гөлгенәбезнең терелүе өчен үзебездән өлеш кертик. Алар өчен 10 сум да, 50 сум да зур ярдәм. 
Күңеле җитеп ярдәм итәргә теләүчеләр өчен әнисе Ландыш Баһауованың  телефон номеры: 8-960-087-86-81.
Ак Барс картасының номеры 2200530129959151
Сбербанк картасының номеры 4276862021682101

Реклама


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев