Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Кемнәр дәүләт ярдәменнән файдалана ала- районга 7 миллион 557 мең 280 сум акча кайтачак

2022 елда дәүләт тарафыннан социаль контракт нигезендә Актаныш районының аз керемле гаиләләренә 7 миллион 557 мең 280 сум акча бүлеп бирү каралган.

                 Аерым алганда, социаль ярдәм 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, эшкә урнашырга теләүчеләр, үзмәшгульләр, шәхси хуҗалык тотучыларга юнәлдерелгән.

                2021 елда 5 һәм аннан күбрәк баласы булган 21 гаиләгә 1 млн 797 мең сум, 2020 елда 27 гаиләгә 3млн 435 мең сум акча бирелгән.

              Яңа гына эшкә урнашканнарга да дәүләт ярдәм кулы суза. Узган ел 53 райондашыбыз 8 ай дәвамында хезмәт хакына өстәп, 10294 сум акча алган. Гомуми күләме 2 млн 988 мең сум. 2020 елда мондый төр акчага 34 кеше ия булган. 2022 елдан бу сумма артты- 11724 сум. 
            Социаль контракт төзелгәннән соң үзмәшгуль булып теркәлгәннәргә акчалата түләү каралган. Бу максатчан ярдәмне 2020 елда 2 кеше алса, 2021 елда 38 райондашыбыз файдаланган.

             Бездә күпләр үз хуҗалыгы белән яши. Дәүләт аларга да акчалата булыша. Ләкин бу хакта белүчеләр сирәк. 2021 елда 2 райондашыбыз бу ярдәмне алса, 2020 елда берәү дә бу уңайдан социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итмәгән. 
            Хөрмәтле райондашлар! Әгәр авыр тормыш ситуациясендә калып, эшегезне югалткансыз яки язгы чәчү, урып-җыю вакытында хуҗалыкларга, фермерларга вакытлыча эшкә урнашырга исәбегез бар икән, социаль контракт нигезендә, дәүләт ярдәме ала аласыз. Шулай ук югары уку йортын тәмамлап, эшкә урнашырга уйлаган кичәге студентлар да бу ярдәмнән файдалана ала.

Реклама

           Шәхси эшмәкәрлек, үзмәшгульлек оештыру буенча "Социаль контракт" 12 айдан да артмаган вакытка төзелә. Контракт төзегән вакытка гариза бирүченең үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр буларак теркәлмәгән булуы мөһим һәм аның кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булырга тиеш. Бу хакта "Зәй офыклары" сайтында да язганнар.

 

            Төгәл мәгълүматларны районның социаль яклау бүлегенә (85552) 3-11-46 номерына шалтыратып белешегез. 

Социаль яклау бүлеге аша килә торган башка пособие-түләүләр турында "Мөслим-информ" сайтыннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев