Кеше һәм закон

Исерек килеш руль артына кабат утырган

Актаныш районында яшәүче 30 яшьлек ир-ат шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән, ә аның автомобиле дәүләт кеременә конфискацияләнгән.

Актаныш районы прокуратурасы исерек хәлдә кабат транспорт чарасы белән идарә иткән 30 яшьлек җирле кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплаган.

2026 елның 30 апрелендә ир-ат М-7 «Волга» автомобиль юлында Hyundai Creta машинасын исерек килеш йөрткән. Элегрәк ул шундый ук хокук бозу өчен мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән булган.

Суд карары нигезендә, ир-атка 1 ел да 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән. Моннан тыш, ул 3 ел дәвамында транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. Автомобиль дәүләт кеременә конфискацияләнгән.


Нет комментариев