Егетләр махсус хәрби операциядә катнашучы Алмаз Гайнетдиновның әнисе Фәйрүзә апаның хуҗалыгында эшләр башкарды.
Актаныш технология техникумында белем алучы 4 нче курсның 023 нче төркем студентлары, төркем кураторы Айдар Равил улы Низамов белән бергә, махсус хәрби операциядә катнашучы Алмаз Гайнетдиновның әнисе Фәйрүзә апа янына барып, хуҗалык эшләрендә ярдәм күрсәтте. Хезмәт белән тәрбияләнгән, эштән курыкмаган егетләр планлаштырылган эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыкты.
Алмаз Айдар улы Гайнетдинов — Түбән Кама эретеп ябыштыру-монтажлау көллиятен тәмамлаган, 2010–2011 елларда хәрби хезмәт узган егет. Ул махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Ватан сагында тора. Бүгенге көндә Луганск шәһәрендә хәрби бурычын үти. Техникум студентлары якташлары белән горурлануларын белдерә һәм аның гаиләсенә ярдәм итүне үзләренең бурычы дип саный.
Улы ил сагында торганда, аның гаиләсенә ярдәм кулы сузу — игелекле гамәлләрнең берсе. Студентлар Фәйрүзә апага алга таба да булышып торырга әзер булуларын белдерде. Батыр ул тәрбияләгән әнигә ихтирамнарын җиткергән егетләргә Фәйрүзә апа ихлас рәхмәт сүзләрен юллады. Мондый гамәлләр яшьләрнең мәрхәмәтле, ярдәмчел булып үсүенә дә зур өлеш кертә.
Нет комментариев