Галимлеккә юлда чираттагы уңыш — фәнни тикшеренүләрнең гамәли әһәмияте югары бәяләнде.
2026 елның 30 сентябрендә Казан дәүләт аграр университеты аспиранты, якташыбыз Айбулат Хәҗиев кандидатлык диссертациясен уңышлы яклады.
«Бөртекле культуралар чәчкәндә ашламаларны тамыр янына кертү өчен эшче органны эшләү һәм аның параметрларын нигезләү» темасына багышланган хезмәт авыл хуҗалыгы культураларын чәчү технологияләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән. Фәнни җитәкчесе — техник фәннәр докторы, профессор Айрат Вәлиев.
Диссертацияне яклау Чабаксарда Чуваш дәүләт аграр университетында узган берләштерелгән диссертация советы утырышында үткәрелгән. Тикшеренү нәтиҗәләре җитештерүдә һәм университетның укыту процессында кулланыла. Хезмәт темасы буенча тугыз фәнни эш басылып чыккан, ике файдалы модельгә Россия патентлары алынган.
Айбулат Хәҗиевны һәм аның фәнни җитәкчесен уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа фәнни казанышлар телибез!
Нет комментариев