Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район Советының чираттагы утырышында Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе булып Рөстәм Ильясов сайланды (фотолар)

Бүген Актаныш район Советының дүртенче чакырылыш 23 нче утырышы узды. Утырыш эшенә район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.

   Утырышта район Советына сайланган 49 депутатның 42-се катнашты.

Шулай ук муниципаль район Советы һәм башкарма комитет аппараты, бүлек җитәкчеләре, районыбызның оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре катнашты. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Мостафин да бар иде.

       Район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларына ике кандидат- Рөстәм Ильясов һәм Ленис Вәлиев тәкъдим ителүен әйтте. Ике кандидатның да тормыш һәм хезмәт юлы турында мәгълүмат бирде.

         Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатларның икесе дә сайлау алды платформалары белән таныштырды.

Районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертәчәкләрен белдерделәр.

             Район башлыгы Ленар Зарипов Рөстәм Алмаз улы һәм Ленис Әнәс улының эшчәнлекләренә югары бәя бирде. Депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан  Рөстәм Ильясовны  сайлады.

        Ленар Рафак улы Рөстәм Ильясовны район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына сайлануы белән котлады,  изге теләкләрен җиткергәндә Актаныш районы халкы мәнфәгатьләре өчен намуслы хезмәт куярга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев