Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район хакимиятендә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән райондашларыбызга күрсәтелүче ярдәм турында сөйләделәр

Бүген район хакимиятендә чираттагы брифингта хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән райондашларыбызга күрсәтелүче ярдәм турында сөйләделәр.

       Брифинг эшендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова, Татарстан Республикасы  Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының район бүлеге җитәкчесе Алмаз Нурлыев, Россия Саклык банкының Актаныш районы филиалы идарәчесе Резеда Шәйгәрданова, "Ак барс банк" җитәкчесе Рубин Хәмидуллин катнашты. 

                  Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә алынган райондашларыбыз, аларның гаиләләре өчен без кулдан килгәнне дә, килмәгәнен дә эшләргә тиеш, дип белдерде. Мобилизацияләнүче райондашларыбыз гаиләләренең тормыш-көнкүрешендәге проблемалар да вакытында чишелеш көтә- кайберләренең йортына газ кермәгән, кайсыныңдыр газ казаны юк. Медицина ярдәменә мохтаҗлар да бар. 

- Мобилизациядәге егетләр янына Казанга барып кайттык, алар белән аралашып, сорауларын ишеттек, өйрәндек. Аларның гаиләләренең дә мөрәҗәгатьләре бар. Ярдәм итәргә теләк белдергән оешмалар өчен исәп-хисап счетлары ачылган, анда акчалата ярдәм җыела. Бездән термокиемнәр сорадылар, шушы акчалардан кирәкле үлчәмдәге киемнәр алып җибәрергә кирәк,- дип, Ленар Рафак улы әлеге һәм башка мәсьәләләрне хәл итүне Лиана Сираевага йөкләде.

 

            Журналистлар белән очрашудан файдаланып район җитәкчесе Ленар Зарипов хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәтүе җитәкчеләргә, оешмаларга, битараф булмаган райондашларыбызга рәхмәтен белдерде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев