Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районыбыз җитәкчеләре социаль объектлардагы төзелеш эшләре белән танышты

Район башлыгы Ленар Зарипов бүген район җирлегендә гөрләгән төзелеш эшләренең барышы белән танышып чыкты.

Фотода яңарып килгән, даны еракларга таралган Татар Суыксу амбулаториясе. Ленар Рафак улы шулай ук Актанышның 1 нче мәктәбендә һәм Актанышбаш авылында барган төзелеш эшләре белән танышты.

Быел зурдан кубып яңа объектлар төзелмәсә дә, бар көч һәм финанслар булганны төзекләндерүгә юнәлтелде. Күптәннән яңарыш өмет иткән Яңа Әлем мәдәният йорты, "Иман" спорт сарае, 1 нче мәктәп тиздән үз ишекләрен ачачак.

Шул ук вакытта быел юлларга зур игътибар бирелә. Агымдагы елда төзекләндерү эшләренә рекордлы 1 млрд 300 млн сумнан артык акчалар юнәлдерелде.

Актаныш район хакимиятенең мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев