Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Агыйдел кичүе аша кышкы юл ачылды: кемнәргә йөрергә ярый, кемнәргә – юк?

Агымдагы елның ноябрь ахырларында  паром кичүе быелга соңгы рейсын ясаган иде.

Бүген Агыйдел кичүе аша кышкы юл бары тик җәяүлеләр өчен генә ачык. 

Ике республиканы тоташтырган боз юлын махсус комиссия вәкилләре тикшереп тора. Бүгенге көндә бозның калынлыгы транспорт йөрү мөмкинлеге бирми. Боз өстеннән бары тик җәяүлеләр генә йөри ала. 

Реклама

-  Алга таба бозны калынайту эше дәвам итәчәк һәм әкренләп техникаларга да юл ачылачак, - дип белдерделәр боз юлы өчен җаваплы оешма вәкилләре. Ә боз ныгысын өчен чатнама салкыннар кирәк.

Шуны да искәртеп китү урынлы булыр, быел Агыйдел аша кышкы юл, узган ел белән чагыштырганда, шактый соңарып ачылыр кебек. Узган ел җиңел автомобильләр боз өстенә  4 декабрьдә кергән иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X