Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Тиздән Яңа ел: Актанышыбыз Куян елын каршыларга әзерләнә

Тиздән Яңа ел! 2023 ел- көнчыгыш календаре буенча Кара су куяны елы, кайбер чыганакларда кара су йорт куяны елы дип тә әйтелгән. Шуңа күрә безне бәйрәм чараларында озын колаклар озатып йөриячәк. Актанышыбызны Яңа елга бизәгәндә дә төп геройлар -куяннар.

           Балалар иҗат үзәге коллективы Яңа елга әзерлекне беренчеләрдән башлап җибәрде.

Сәләтле балаларны үзенә туплаган үзәк каршы, әлбәттә, матур, ямьле, балаларның да, өлкәннәрнең кәефен күтәрерлек булырга тиеш.

Иҗат үзәге тирә-ягын төрле кар сыннары бизәячәк.

Бүген барлык хезмәткәрләр дә балалар дәресләргә килгәнче сын ясау белән мәшгуль. 

- Быел Яңа елны аеруча көтеп алабыз. Чөнки Яңа елның үзәк чыршысы безнең каршыда булачак. Кечкенә генә чыршыбыз да үсеп китте. Аны бизәп куячакбыз. Ә бүген без 2023 елның хуҗасы- Куянның йортын ясыйбыз. Чыршы ачу тантанасының сценарие буеча төп героебыз без ясаган йорттан чыгып чыршы утын кабызачак. Бу бәйрәм районыбызда 24 декабрь көненә планлаштырыла. Ә 25 декабрьдә алдынгы укучыларны Район башлыгының чыршы бәйрәмендә тәбрик итәчәкбез, аңа да зур әзерлек алып барабыз,- ди иҗат үзәге директоры урынбасары Әлфия Галиева.

Реклама

           

        Иҗат үзәге педагогларының икенче командасы балалар бакчалары һәм технология техникумы арасындагы тыкрыкка фигура күтәрәләр. Директор Резеда Фәйзрахманова биредә "Яңа ел белән!" дигән котлау открыткасы ясаулары турында әйтте:

- Без котлау хатын хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән егетләргә атап ясыйбыз. Аларны шул рәвешле бәйрәм белән котларга уйлыйбыз.

 

        Шәхси эшмәкәрләр дә авылыбызны ямьләүдә үз өлешен кертә. "Стриж" җәмгыяте җитәкчесе Илсур Вәкилов бүген иртәннән үк куян сыны  ясарга чыккан. Инде куянның пьедесталы әзер.

- Беркайчан да сын ясаганым юк. Әмма кушканнар икән, ясарга кирәк. Ничек тә матур итеп ясарга тырышачакмын,- ди киң күңелле эшмәкәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев