УРАМДА ЙӨРМӘ!
Полиция һәм "Роспотребнадзор" вәкилләре Актаныш урамнарында үзизоляция режимын бозучыларны ачыклый
Татарстанда 250 кеше изоляцияләнмәгән өчен штрафка тартылган
Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 30.03.2020 көнне чыккан 234 нче номерлы боерыгын үтәмәгән 252 кеше 100 сумнан 500 сумга хәтле штрафка тартылган.
Полиция һәм "Роспотребнадзор" вәкилләре Актаныш урамнарында да үзизоляция режимын бозучыларны ачыклый.
Махсус белешмәсе булмаганнар штрафка тартылачак. Әлбәттә, бу яңалыкны сөенеп каршы алучылар сирәк булыр. Әмма таләпләр катгыйланды һәм әлеге тикшерүләр бары тик сезнең, якыннарыгызның мәнфәгатен яклап башкарыла. Бу чараларга аңлап һәм җитди каравыгыз сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев