Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА:Гүя басу батыры–яшьләр!

Ил муллыгы, Ходай кодрәте–изге һәм бәрәкәтле туган җиребездә. Бодай, арыш, арпа үсәләр кыр-басуларда дулкынланып. Тир түгеп, җан биреп үстергәннәр җитез игенчеләр, сокландыра аларның хезмәт мисалы. Бу сүзләрнең һәркайсы Актаныш районының Чалманарат якларындагы "Наратлы хуҗалыгы кыр-басуларында эшләүче мөлаем егетебез, бик итәгатьле, әдәпле, эшкә мөкиббән Сәйдәш Шакировка туры килеп тора.

                                           Хәер, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт кую - яшьләр арасында популярлаша. Эш шартлары уңайлыклар арта бара, яңа мөмкинлекләр ачыла. 

                                           Актаныш техникумында белем алам, 3нче курсны тәмамладым. Көненә - 15 бункерлап суктырам, - ди уңган һәм җитез игенче. 

                                           Бүген “ Acros 530” комбайнында урып-җыюда Сәйдәш. Аның өчен авыл хуҗалыгы тармагы–җан сулышы, тормыш яме, күңеленең дәртле кылларын тибрәндерүче җыр-моң. Тырыш игенче булуның үз серләре дә бар икән, алар–уңганлык, максатчанлык, Ватанпәрвәрлек, ди язма героебыз.
                                            Туган төякне, газиз җиркәебезне бик ярата, Сәйдәш Шакиров. Киләчәктә "КАМАЗ" машинасын иярләргә хыялы.  Яшьләрнең олылар белән бер сафта эшләве әлбәттә бик куандыра. Әлеге хуҗалык яшьләрне эшкә өйрәтү буенча өлгелек мисалы итеп куярлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев