Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

УРАК-2022:"Наратлы"лар яхшы уңышка йөз тота!(+УРЫННАН БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бәрәкәтле Актаныш районы җирләрендә игенче һәм төрле звено кадрларыбыз һәм белгечләребезнең бердәм тырыш хезмәте быел да югары күрсәткечләр белән акланыр. Урып-җыю кызу темплар белән бара. Илкүләм әһәмияткә ия әлеге эшне оештыру барышы – республика, район җитәкчелегенең күз уңында. Бүген безнең иҗади төркем "Наратлы" хуҗалыгындагы эш барышы белән танышты.

                                               Хуҗалыкның баш агрономы Рәшит Латыйпов билгеләвечнә, әлегессе вакытта урып-җыю кампаниясе үз сулышы белән бара. Комбайннар артыннан җитешеп барырга тырышалар. Алтыннарга тиң игеннәрнең бер башагын, хәтта бер бөртеген дә исраф итмәскә омтылыш. Бүген 3 пресс эшләгән. Шул ук вакытта көзге чәчүгә җир әзерләү, яхшы сыйфатлы орлыклар хәстәрләү алып барыла. Арыш орлыклары әзерләнгән. Көзге чәчүләрне башлап җибәрергә вакыты җитеп килә. 

Реклама


                                               Чалманарат җирлегендә эшчәнлеген җәелдерүче  "Наратлы"да тулаем 2435 гектар мәйданлык җиргә чәчелгән. Барысы бөртекле культуралар 1000 һәм 1435 гектарда - терлек азыгы. Сенаж салу да дәвам итә монда. Катнаш азыкны эшкәртүләрне тәмамлап, люцернага төшкәннәр уңган егетләр. Хуҗалыкта терлек саны да мактанырлык икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев