Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Әлмәткә Бурак Озчивит килде

Дөньякүләм танылган төрек артисты Бурак Озчивит кичә, 9 февральдә, Әлмәткә килде.

 

 

"Империя Осман", "Черная любовь", "Великолепный век" һәм башка сериалларның төп героен күрергә зал тулы халык, гүзәл затлар җыелды. Тамашаның шаһиты булган блогер Эльвина Шәмсетдинова әлеге чара турында турында үз фикерен язды:

 

Бурак чыкканчы, иң популяр сериалларның заставкаларын уйнадылар. Оркестр искиткеч иде, дуслар: җанлы музыка, шундый көчле музыкантлар. Каз тәннәрен чыгара торган булды. Шунысы ошады: разогрев кебек нәрсәләр эшләп тормыйча, шунда ук чыкты, утырды, сөйли башлады

 

Гомумән, әлеге чара ничек бара:

1 Бурак төшкән сериаллар буенча сорау-җавап 

2 Кызыклы викториналар

3 Шуның араларында оркестр сериаллардагы музыкаларны уйный, Бурак шуңа хисләнеп утыра

4 Тамашачы алып килгән күчтәнәчен бирә (сәхнәгә менеп түгел, үрелеп кенә), фотога төшә (кемгә уңыш елмая).

Күпләрне тетрәндергән "Чёрная любовь" сериалы турында Бурак: "Кемаль мондый финалга лаек түгел иде, әмма шундый финал белән ул бөтен дөньяга танылды",-ди.

Татар-Тудейдан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев