Кировлылар махсус хәрби операциядәге якташларыбызга коры ашлар өчен токмач кисә
Киров авыл мәдәният йорты бу көннәрдә гөрләп торды. Авылда яшәүче хатын-кызлар күмәкләшеп килеп махсус хәрби операциядәге якташларыбызга коры ашлар ясау өчен өй токмачлары җәеп кистеләр. Бергәләп тотынгач, әллә никадәр сый әзерләнде. Гүзәлия Измайлова исә өмәгә бер чиләк әзер токмач белән килгән.
Киров авылы мәдәният йорты директоры Алсу Хуҗина барлык хатын-кызларга ут эчендәге сугышчыларыбызга көч -куәт кертергә теләп, изге теләкләр белән токмач кисү өмәсендә катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук "Тамчы" балалар бакчасы коллективына һәм бакчага йөрүче нәниләрнең әти -әниләренә дә рәхмәтле ул.
- Бакча коллективы махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләп, ул ярдәмнәрне тартмаларга яхшылап тутырып алып килде. Авылыбызда балалар кимемәсен, аларның бары тик шат авазларын гына ишетергә язсын! Тәрбиячеләребезгә ныклы сабырлык, сәләтле, тәүфикълы балалар гына тәрбияләргә язсын. Саулык-сәламәтлек, илләр иминлеге телибез!- диде Алсу ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев