Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Шагыйрь һәм музыка: Иске Байсар мәктәбе укучылары- фестиваль җиңүчеләре

Февраль - патриотик айлык. Шуңа мисал буларак, Казанда герой- шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Шагыйрь һәм музыка» IV халыкара музыка-шигърият фестивале оештырылды. Фестивальдә Иске Байсар мәктәбе укучылары катнашып, җиңүгә ирештеләр һәм сәләтле балаларыбыз фестивальнең Гала-концертында чыгыш ясаячаклар.

Актаныш районы Байсар мәктәбеннән Садриева Язгөл, Хайбрянова Рузалина, Салахова Таңсылу әлеге бәйгенең җиңүчеләре дип табылдылар һәм Гала-концертта чыгыш ясау хокукына ия булдылар. Укытучылары- Рамил Сәлахов. 

Җиңүчеләргә Герой-шагыйрьнең оныгы, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Татьяна Михайловна Малышева-Җәлил дипломнар һәм "Татнефть" хәйрия фонды  әзерләгән истәлек бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев