Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

XIII Бөтенроссия Җәйге авыл спорт уеннарында катнашып республика данын яклаган Актаныш спортсменнарын котладылар

10 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында XIII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында катнашкан призер-спортчыларны һәм тренерларны котладылар.

          26-31 июль көннәрендә Омск шәһәрендә узган XIII Бөтенроссия Җәйге авыл спорт уеннарында Актаныш районы спортсөярләре җиңүләргә иреште.

Нәкъ менә безнең спортсменнар Татарстан Республикасы командасының югары уңышлары өчен зур өлеш кертте. 

Аерым алганда һәрбер райондашыбыз теге яки бу спорт төрендә призлы урынга лаек булды. 

  Печән чабучылар арасында узган шәхси беренчелектә Равил Хаҗиев мактаулы II урынны яулады. Равил кулдашы Айгөл Хаҗиева белән команда беренчелегендә дә сынатмадылар- Татарстан байрагы астында халкыбызның печән чабуда осталыкларын күрсәтеп III урынга лаек булдылар. 


 

                   Җиңел атлетикада Динислам Закиров та үзенең бик шәп йөгерешче икәнен кабат раслады- шәхси беренчелектә 1500 метрда икенче килде, 3000 метрда III урынга иреште. 

                    XIII Бөтенроссия Җәйге авыл спорт уеннарында Татарстан Республикасын тәкъдим иткән җитез якташларыбыз Динислам Закиров, Рәмис Хәсәнов, Лилия Сибгатуллина, Резеда Басыйрова команда беренчелегендә дә призлы урын яуладылар. 

Бу хакта безнең сайттагы язмадан таныша аласыз.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев